58 азнакайлыга консультацияләр бирелгән

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясе Азнакай шәһәре һәм районы хезмәтләре белгечләре белән бергә гражданнарны кабул итү чарасы оештырган. Биредә шулай ук Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә катнашкан. 
Бу көнне алар тарафыннан халыкка үзәк күрсәтә торган хезмәтләр турында белешмәләр бирү оештырылган, үзәктә булган вакансияләр турында хәбәр ителгән. Шулай ук күчмә офиста тест узу мөмкинлеге дә тудырылган. Эшкә урнашу сораулары буенча белгечләргә барысы 58 кеше мөрәҗәгать иткән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International