Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "РАРК" Автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә "Нараткай" җәйге  сәламәтләндерү лагерендә чара уздырганнар. Биредә 7яшьтән алып 14 яшькә чаклы булган 100 мәктәп укучысы катнашкан.
Чараның максаты шәхси мөмкинлекләрне һәм хезмәт базары нечкәлекләрен исәпкә алып яшьләргә һөнәр сайлауда булышудан  гыйбарәт булган. 
Бу көнне укучылар эшче һөнәрләр белән танышканнар.  Зур кызыксыну белән "Һөнәрне бел", "Ромашка җый" дигән уеннарда катнашып, кроссвордлар, табышмаклар отканнар, шулай ук төрле һөнәрләр турында тамаша куеп күрсәткәннәр. 
Яңа мәгълүматны беркетү өчен балаларга "Һөнәрләр парады" дигән рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим ителгән. Бу конкурс балаларның иҗади сәләтләрен, фантазияләрен ачарга, һөнәрләр турында яңа белемнәр алырга, киләчәк һөнәр белән танышырга ярдәм иткән. 
Чара тәмамланганнан соң балалар куллары белән ясалган махсус киемнәр күрсәткәннәр. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International