Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылган

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Шушы араларда Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  тарафыннан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Алабуга” ачык икътисад зонасына экскурсия оештырылган.

Экскурсия барышында өлкән сыйныф укучылары “Алабуга” зонасы резидентлары белән танышканнар,  ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр турында белгәннәр.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый эскурсияләр мәктәп укчыларының икътисад һәм сәнәгать турында күзаллауларын киңәйтергә, инженер һәм эшче һөнәрләр турында белемнәрен арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International