Шушы көннәрдә “Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек оештыру” дигән Республика ачык форумы булып узган. Әлеге чарага 100дән артык белгеч: Иҗтимагый палата, министрлыклар, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләр белгечләре, Россиянең төрле төбәкләреннән тармак белгечләре җыелган.
Форумга йомгак ясап, катнашучылар шуны билгеләп узганнар: республикада соңгы арада балигъ булмаганнарның үз-үзләрен девиант тотышын кисәтү, шулай ук аларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүнең нәтиҗәле системасы оешкан. Яшүсмерләргә һәм гаиләләргә адресланган хезмәтләр дә актив үсештә, дип билгеләнгән.
Белгечләр тарафыннан “куркыныч төркеменә” кергән балигъ булмаганнарны волонтерлык эшчәнлегенә актив җәлеп итү, бу юнәлештә проектлар эшләп чыгаруга социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны чакыру турында тәкъдим яңгыраган. Шулай ук наркотикларга һәм хәмергә бәйлелеге булган балигъ булмаганнар өчен тернәкләндерү үзәге төзү кирәклеге турында фикер дә әйтелгән.
Форум авыр хәлдә булган балаларның проблемаларын чишү, Россия субъектлары арасында әлеге сорау буенча фикер алышу максатларыннан чыгып үткәрелгән.