Чирмешән районы "Изге йөрәк" үзәгендә социаль хезмәткәрләрне укыталар

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Чирмешән районы "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрне "Яшь социаль хезмәткәр мәктәбе" программасы буенча укыта башлаганнар. 
Бу программаның максаты социаль хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләү нигезләренә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтүдән гыйбарәт. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International