Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә хокукый ярдәм көненә багышлынган чара узган

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның әти-әниләре белән җыелыш узган. Чарага Әлмәт, Зәй, Тукай районыннан да әти-әниләр килгән. Алар каршында бу көнне Минзәлә районы социаль яклау бүлегенең компенсация түләүләре бүлеге белгече, социаль адаптация бүлекчәсе мөдире чыгыш ясаган. 
Укытучы-дефектолог өлкән яшьтәге инвалид балалары булган әти-әниләргә  мәктәпкә укырга кергәндә балалары кичерергә мөмкин булган кыенлыклар турында сөйләп киткән. Бу проблемалардан чыгу, аларны өй шартларында чишү юлларын табарга ярдәм иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International