Шушы көннәрдә Кукмара районында “Киләчәккә билет” дип исемләнгән һөнәрләр турында иншалар конкурсының район этабына нәтиҗәләр ясалган. Конкурста 7-10 нчы сыйныфларда белем алучы балалар катнашкан.
Конкурска “Кеше һәм хезмәт”, “Кадрлар чыныктыру урыны” , “Минем булачак һөнәрем”, “Минем киләчәгем – минем кулларда” дигән номинацияләр буенча 42 инша килгән.
Конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан каралганнан соң, 8 инша район этабында җиңүче дип табылган һәм республика этабына җибәрелгән.