28 октябрь көнне Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар.
Әлеге чарада “Л.Я Карпов исемендәге Химик заводы” ААҖе, “Менделеевсказот” ҖЧҖе, Яр Чаллыдагы “Содексо ЕвроАзия” ҖЧҖте, Ижаудагы “Медиа Технологияләр” ҖЧҖе һәм башка предприятиеләр вәкилләре катнашачак.
Эшкә урнашу теләге булганнар өчен түбәндәге вакансияләр буенча эш тәкъдим ителәчәк: токарь, фрезеровщик, слесарь-төзекләндерүче, кладовщик, йөк төягеч машина йөртүчесе, сакчы-вахтер, инженер-конструктор, мастер, пешекче, кассир, кондитер, төрүче, казаннар ясау остасы, бухгалтер, тракторчы.
Ярминкә барышында эшсез гражданнарның оешмалар вәкилләре белән аралашу, кызыксындырган сорауларына җавап алу мөмкинлеге булачак.
Чара Менделеевск шәһәре, Бурмистр урамы, 3 нче йортта була. 09:00 сәгатьтә башлана.