Шушы көннәрдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре, республиканың “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры Татьяна Журавлева балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Әлеге чарада балигъ булмаганнарның суицидаль тотышы һәм әлеге юнәлеш буенча кисәтү эшләре оештыру мәсьәләре каралды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 24 нче ноябрдән 28нә чаклы 2 үлем белән тәмамланган, 2 төркемле һәм 6 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ноябрьдә Чирмешән районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Таман» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Бөтенрусия инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көне кысаларында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Игелек сәнгате” дигән социаль-мәдәни форум булып узды. Аның кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләренең иҗади казанышларын күрсәттеләр.