Казанда “Игелек сәнгате” дигән социаль-мәдәни форум узды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Бөтенрусия инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көне кысаларында Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Игелек сәнгате” дигән социаль-мәдәни форум булып узды. Аның кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләренең иҗади казанышларын күрсәттеләр.

Әлеге эре масштаблы акциянең төп миссиясен оештыручылар инвалидларны сәнгать һәм мәдәният чаралары аша  социаль тернәкләндерүдә күрәләр. Форумның бурычы  алар арасында иң сәләтлеләрен сайлап алу, аларның иҗади үсешенә булышлык итү, талант, ихтыяр көче, хезмәтне сөюләренә җәмгыять игътибарын юнәлтүдән гыйбарәт.

Форум кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗади үсеше мәсьәләренә багышланган ачык түгәрәк өстәл булып үтте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, беренче тапкыр секторара форум оештырылган. "Без хокукчыларның, спорт, мәдәният һәм социаль яклау белән шөгыльләнүчеләрнең көчләрен берләштердек. Бүген түгәрәк өстәл, рәссамнар күргәзмәсе, музыкантлар чыгышы булып узды. Көн дәвамында без эшчәнлекнең төрле аспекталарын тикшерергә өлгердек", диде ул.    

 Дәүләт Зур концертлар залы фойесында Татарстан авторлары Анна Хачатрян, Виталий Булатов, Римма Һадиева, шулай ук Әрмәнстаннан шәрәфле кунак, танылган рәссам, коляскадагы инвалид Вреж Киракосянның “Преображение” дигән нәфис эшләр күргәзмәсе ачылды.  Вреж Киракосян – балачактан инвалид. Ереванда күп балалы проблемалы гаиләдә үскән. Әмма барлык кыенлыкларга каршы ул рәссам һәм язучы  булган. Күптән түгел аның “Минем җаным ню стилендә”  дигән китабы басылып чыкты. Ул да әлеге форум барышында тәкъдир ителде.
“Игелек сәнгате”  социаль-мәдәни форумы кысаларында 32 яшь инвалид-спортчы,  танылган гроссмейстрларның берсе катнашында “Уен мелодиясе”  хәйрия шахмат турниры да уздырылды. Бер үк вакытта уен сеансы барышында 6 интернаттан килгән балалар белән Верж Киракосян һәм халыкара гроссмейстер Артем Тимофеев көч сынашты.

 Аннан соң камера залында яшь талантлы композитор, Гнесиннар исемендәге Россия музыка акдемиясе талибәсе Аделия Фәйзуллинаның автор концерты үткәрелде.  Әлеге кыз – күрү буенча инвалид, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укып чыккан, халыкара һәм Россия конкурслары, шулай ук “Филантроп” конкурсы  лауреты. Аның иҗатын һөнәри музыкантлар да, шулай ук яшь башкаручылар да тәкъдим итте.

Форумны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы  уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International