Министрлык балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышы мәсьәләләре каралган чарада катнашты

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре, республиканың “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры Татьяна Журавлева балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  буенча республика комиссиясе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Әлеге чарада балигъ булмаганнарның  суицидаль тотышы һәм әлеге юнәлеш буенча кисәтү эшләре оештыру мәсьәләре каралды.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы,   ТР Эчке эшләр министрлыгы, “Зеркало” халыкка социаль-психологик ярдәм республика  үзәге вәкилләре дә катнашты.

Бу көнне билгеләнгәнчә, балигъ булмаганнарның үлеме һәм инвалид булуының гадәти булмаган сәбәпләре арасында суицидлар аерым урын биләп тора. РФ дәүләт статистикасы мәгълүматы буенча, балалар һәм яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары  гадәти  булмаган сәбәпләр аркасында үлемнәрнең гомуми саныннан 12,7%ны тәшкил итә.  Үз теләкләре белән тормышлары белән саубуллашкан 33%тан артык  яшүсмер тулы булмаган, яки үги ата булган гаиләләрдә тәрбияләнгән, һәм шуларның дүрттән бере генә  тулы гаиләләдәге балалар булган. Шуңа күрә әлеге гаиләләр белән кисәтү эшләре алып бару иң мөһим сорауларның берсе булып тора.

Балигъ булмаганнар арасында суицидаль күренешләрне кисәтү буенча эш Татарстанда 74 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе тарафыннан 3 оештыру дәрәҗәсендә башкарыла: беренчел, икенчел һәм өченчел кисәтү дәрәҗәләрендә.

Агымдагы елда ТР муниципаль берәмлекләрендә  ведомствоара учетта 7 гаиләдән булган 7 балигъ булмаган бала тора.  Узган ел учетта 13 бала торган булган. Бу саннар әлеге күрсәткечнең 46,1%ка кимүен дәлилли.

Әмма  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  буенча республика комиссиясе мәгълүматы буенча, 2014 нче елда балигъ булмаганнар тарафыннан 18, 2013 нче елда – 14  суицид кылынган, бу исә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган суицид гамәлләренең 22%ка артуын раслый.

Субъектларның статистика мәгълүматлары туры килмәү  әлеге проблема буенча субъектларның үзара хәбәрдар булмавын, бергәләшеп эшләмәвен дәлилли. Бу кирәкле чаралар күрүне таләп итә.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәсе буларак, балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларны кисәтү системасына керүче органнар һәм учреждениеләр арасында үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алышу проекты кабул ителде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International