Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында чыгыш ясаячак

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында “Манзара” тапшыруында катнашачак.  Ул Татарстанда инвалидлар декадасын уздыру турында сөйләячәк, декада барышында булачак зур чараларга тукталачак.

Чыгышны 3 нче декабрь көнне иртән  “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International