Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ноябрьдә Чирмешән районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Таман» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Тикшерү барышында хезмәт хакының коллектив килешүе белән күрсәтелгән срокларда түләнмәве ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе). Хезмәт хакы җәмгыятькә акча керү белән генә түләнә.
Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә, түләнми дә. Бу РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсен бозу очрагы буларак бәяләнә.
Шулай ук оешмада 2014 нче елның 13 нче августыннан ТР Министрлар Кабинеты, ТР Профсоюзлар Федерациясе һәм ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында төзелгән Килешү белән каралган минималь хезмәт хакы күләме тәэмин ителми.
Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Чирмешән районы прокуратурасында карала.