Норлат районында Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм узган

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Шәһәрнең мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узган. Бу көнне тыл хезмәтчәннәрен – Әниләрне, шулай ук районның төрле тармакларында хезмәт куйган хатын-кызларны да хөрмәтләгәннәр. Сәхнәгә “Әниемә чәчәк бәйләме” республика акциясендә катнашкан әниләр дә күтәрелгән. Чакырылган әниләргә чәчәкләр, бүләкләр, концерт номерлары тәкъдим ителгән. Һәрбер хатын-кызның җилкәсенә ак яулыклар бөркәндергәннәр.

Бу көнне аналарны татар, чуваш коллективлары сәламләгән. Фойеда күргәзмә, чәй эчү оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International