Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 24 нче ноябрдән 28нә чаклы 2 үлем белән тәмамланган, 2 төркемле һәм 6 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Хисап атнасы өчен үлемгә китергән беренче очрак 24 нче ноябрь көнне булган. Бөгелмә граждан корылмалары дистанциясенең көнкүреш бинасында электр-газ белән эретеп ябыштыручы үле хәлдә табып алынган. Алдан тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул үз үлеме белән үлгән.
26 нчы ноябрь көнне нефть скважинасында редуктор алыштырган чакта контрйөк аска киткән, нәтиҗәдә Әлмәт районы “МехСервис-НПО” ҖЧҖ слесарь-төзекләндерүченең башы өзелгән.
Хисап атнасында шулай ук 6 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән.
20 нче ноябрьдә Чистайның «Птицеводческий комплекс Ак-Барс» ҖЧҖдә эшәлүче территорияне җыештырганда тракторның юлыннан торбаны алып атырга теләгән. Нәтиҗәдә, ул баш җәрәхәтләре алган.
26 нче ноябрь көнне төзелеш объектында эшләгән чакта җирдә яткан свай башына тиеп, Казанның “Ак таш” ҖЧҖ монолитчигының аягы сынган.
Шул ук көнне булган юл-транспорт һәлакәтендә Казанның ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры зыян күргән. Бу хәл авыруны 18 нче шәһәр хастаханәсенә илткән чакта килеп чыккан.
Дүртенче авыр бәхетсезлек очрагы 27 нче ноябрьдә булган. Скважина качалкасын сүткән чакта Әлмәтнең “Татнефтепром” ААҖ слесарь-төзекләндерүчесе качалка-станокның баскычыннан егылып төшкән. Нәтиҗәдә, аның баш мие җәрәхәтләнгән.
28 нче ноябрь көнне агымдагы елның 9 нчы августында Азнакай районы Таллы Бүләк авыл хуҗалыгы кооперативында булган бәхетсезлек очрагы турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хуҗалыкта эшләүче өлкән агроном хәрәкәт итүче комбайнга менгән чакта ал тәгәрмәчкәгә бәрелеп, егылып төшә.
Соңгы авыр бәхетсезлек очрагы 30 нчы октябрьдә теркәлгән. “Ак Барс Буинск” ҖЧҖдә терлекче ат арбасыннан йөк бушаткан чакта, аты урыныннан кузгалып китә. Нәтиҗәдә, ул арбадан егылып төшә.
Хисап атнасында шулай ук 2 төркемле бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 22 нче ноябрь көнне Казанның Мәскәү районы АТПсы машина йөртүчесе һәм кондукторы юл-транпорт һәлакәтенә эләккәннәр. Зыян күрүчеләрнең никадәр җәрәхәтләнүе әлегә ачыклана.
Икенче төркемле бәхетсезлек очрагы 27 нче ноябрьдә булган. Эш автобусында хезмәткәрләрне Марий-Эл республикасының Мамасево авылына алып барган чакта автобус юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Транспортта утырган Яшел Үзән районы Горький исемендәге завод хезмәткәрләре – производство биналарын җыештыручы, КПП контролеры һәм машина йөртүче – төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар.