Яр Чаллы "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы башланды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз"  дигән девиз астында ел саен уздырылучы инвалидлар декадасы старт алды. Белгечләр сүзләренә караганда, ун көн дәвамында үзәктә хәйрия спектакльләре, концертлар, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар уздырылачак.  
Әлеге чараларны әзерләгәндә  үзәк педагоглары, иң беренче чиратта, ата-аналар һәм балаларга үзләрен ялгыз итеп тоймасыннар өчен тырышканнар. Аларга квалификациялә ярдәм күрсәтү бурычын куйганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International