Яр Чаллының "Асылташ" социаль-тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар республикакүләм рәсем конкурсында җиңү яулаган

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Яр Чаллының "Асылташ"  балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге "Солнечный зайчик" дигән бишенче  республикакүләм балалар конкурсында катнашкан.  Конкурс "Татэнергосбыт" ААҖ тарафыннан  балаларга электр энергиясен экономияләргә өйрәтү максатыннан чыгып үткәрелә.
Комиссия карарлары нәтиҗәләре буенча  "Асылташ" социаль-тернәкләндерү үзәге  карамагындагы балалар  җиңүче дип игълан  ителгән һәм "Иң яхшы рәсем" номинациясе буенча 3 нче урын өчен мактау кәгазе белән бүләкләнгән.
Бүләкләү тантанасыннан соң балаларны кафега һәм контактлы зоопракка алып барганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International