Кукмарада урнашкан "Тылсым" комплекслы үзәгендә ришвәтчелеккә каршы чара узган

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Кукмарада урнашкан "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы "Наз" социаль-тернәкләндерү  бүлекчәсендә  өлкән яшьтәге гражданнар өчен "Бөтен җәмгыять белән ришвәтчелеккә каршы" дигән темага түгәрәк өстәл узган.
Фикер алышуга районның ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров, Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Дәүләтовны чакырганнар. Түгәрәк өстәлнең модераторы буларак "Тылсым" үзәге директоры Нурсия Мөбәрәкова чыгыш ясаган. Учреждениенең ришвәтчелеккә каршы эшчәнлеге белән Гөлнара Бадыгиева таныштырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International