17 нче декабрьдән алып 23 декабрьгә кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 838 эшсез кеше теркәлгән. Шуларның 426 сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 129 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Татарстанда 15010 халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Шул ук вакытта, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 37477 вакансия белән билгеләнә.