Арчаның "Шәфкать үзәге"ндә "Язмыш бүләк иткән очрашулар" дигән чара узган

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Арча районындагы "Шәфкать үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре  "Язмыш бүләк иткән очрашулар" дигән иҗади кичә оештырганнар. Түгәрәк өстәл артында  өлкән яшьтәге кешеләр җыелган. Бу чара ярдәмендә алар бер-берсе белән якыннан таныша, үзләре турында сөйли алганнар.
Очрашуга килүчеләрне бу көнне үзәк директоры Руфия Баһаветдинова сәламләгән, яңа ел белән котлаган.
81 яшьлек Мөнибә Гыйззәтуллина үзенең шигырьләрен укыган. Кунакка "Чишмә", "Рус җыры" ветераннар ансамбле әгъзалары да килгән.
Һәрбер катнашучы  үзенең  тормышы, яшьлеге турында сөйләгән.
Әңгәмә чәй артында дәвам иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International