Чистайның "Балкыш" комплекслы үзәгендә түгәрәк өстәл узган

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Чистай районы "Балкыш"  комплекслы үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында түгәрәк өстәл узган. Әлеге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Д.Иванов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Задворнова, МСЭ бюросы баш табибы Х.Исмагилов һәм башка хезмәтләр вәкилләре катнашкан.
Очрашу барышында "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру, шулай ук бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле гражданнарны борчый торган мәсьәләләр турында фикер алышу булган. 
Ахырда Анна Макарова, Светлана Силантьева, Иван Онюшкин, Владимир Трунов, Валентина Солдатова, Рифкат Гардиевка "Филантроп" Халыкара Премиясе  тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International