Түбән Камада мөмкинлекләре чикле балаларны өйләренә килеп котлаганнар

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре икътисад, идарә һәм хокук институты волонтерлары белән бергә “Кыш бабай сиңа килә” дигән акция уздырганнар. Бу акция кысаларында Кыш бабай һәм Кар кызы  мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләнә торган гаиләләргә барганнар.

Балалар һәм аларның әти-әниләре  төньяк кунаклары белән очрашуга бик шат булганнар. Балалар шигырьләр сөйләп, җырлар җырлаганнар. Бу көнне һәр бала  тәм-томнар һәм сувенирлар кабул итеп алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International