Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 8 кеше зыян күргән

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 22 нче декабрьдән 36 нчы дәкабрьгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 2 авыр, 4 үлем белән тәмамланган һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Хисап атнасы өчен беренче үлем очрагы 19 нчы декабрьдә булган. Бу көнне “Русич” авиатөзелеш корпорациясе” ЯАҖ  предприятиесе слесаре  баскычтан бетон идәнгә егылып төшкән.

21 нче декабрьдә үлемгә китергән икенче очрак теркәлгән. Казан синтетик каучук заводының 5 нче номерлы цехның киенү-чишенү бүлмәсендә компрессор установкалары машинисты  үле хәлдә табып алына.

Өченче үлем очрагы  Баулы районында урнашкан “Поповка” ҖЧҖ хезмәткәре белән булган. 21 нче декабрь көнне батып калган тракторны башка трактор белән чыгарган чакта терлекче грейферның арбасы һәм пычагы арасына кысылып үлгән.

Соңгы үлем очрагы 24 нче декабрьдә булган. Вагоннардагы вак ташны бушаткан чакта Лениногорск районы “ЖБИ-строй” ҖЧҖ думкарпистын таш күмеп киткән.

Хисап атнасында шулай ук 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 19 нчы декабрьдә металл конструкцияне майсызландыру буенча махсус корылма участогында Тукай районында урнашкан “Автомастер” ҖЧҖ маляры тән пешергән.

Шул ук көнне Аксубай районы “Сөт иле - Аксу” филиалы хезмәткәре зыян күргән. “Баландинский” бүлекчәсендә капканы ачкан чакта бер як капка  ишек күгәненнән ычкынып киткән һәм терлекче өстенә ауган. Нәтиҗәдә  аның баш  мие тетрәгән һәм умырткасында компрессияле сыну теркәлгән.

25 нче декабрьдә республикада төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Казанның Беломорская урамы, 69 нчы йорт  адресы буенча урнашкан кислород станциясендә бинаның бер өлеше җимерелүгә китергән шартлау теркәлгән. Биредә Казанның “ТехГазСервис” ЯАҖ хезмәткәрләре зыян күргән. Әлеге бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә баллоннар тутыручы вафат булган, производство башлыгы кабыргасын сындырган.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү алып барыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International