Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Яңа елга багышланган театраль тамашалар уздырылган

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
26 нчы декабрьдән 29 нчы декабрьгә чаклы Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Маша һәм Витя маҗаралары" дигән яңа ел тамашалары уздырылган. 
Беренче театральләштерелгән тамаша 26 нчы декабрьдә булган. Лаеш районы башлыгы  исеменнән балалар һәм аларның әти-әниләре алдында Татьяна Борһанова чыгыш ясаган. РФ Дәүләт Думасы Ирек Богуславский һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий һәм аларның ярдәмчеләре исеменнән балаларга Яңа ел күчтәнәчләре таратылган. 
Учреждение белгечләре бәйрәмне мөмкин кадәр  кызыклы, төрле итәргә тырышканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International