Алабуга "Доверие" комплекслы үзәгендә театральләштерелгән тамаша булып узган

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Яңа елны бәйрәм итү алдыннан Алабуга "Доверие" комплекслы үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә   яңа эш төре апробацияләнгән. Бу көнне "Морозко" әкиятен  театральләштерелгән мюзикл-тамаша рәвешендә куйганнар. Аның барышында бүлекчәдә тернәкләнү узучылар әкиятнең төп каһарманнарына әйләнгән. Бәйрәм азагында Кыш бабай һәм Кар кызы һәр катнашучыга бүләкләр өләшкән.
Белгечләр сүзләренә караганда, иҗади уртак эш тернәкләнү узучыларның гомуми хисси халәтләрен яхшыртырга, коммуникатив потенциалын үстерергә ярдәм иткән. Әлеге эш киләчәктә дә дәвам иттереләчәк, ди белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International