Министрлыкта «соры» хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләре турында фикер алыштылар

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре  катнашты.

Видеоконференция барышында министр чираттагы тапкыр  рәсми булмаган мәшгульлекне киметү буенча эшне активлаштыруга басым ясады. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә исә кабаттан халыктан формаль булмаган эш мөнәсәбәтләре, минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләү, хезмәт хакын конвертта бирү очраклары турында хәбәр итү өчен  “кайнар линия” телефоннарын эшләтеп җибәрү, рәсми рәвештә эшләми торган хезмәткәрләр, эш бирүчеләр турында хәбәр итү  бурычы куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International