Сарман районы "Шәфкать" үзәге карамагындагы балаларга яңа ел бүләкләре тапшырганнар

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Сарман районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе   аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Үзәк белгечләре "Ярдәм кулы" төбәк  иҗтимагый оешмасы ярдәмендә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел бүләкләре тарату буенча акцияне дә уңышлы гына үткәргән. 
Акция нәтиҗәләре буенча, ярдәм 72 балигъ булмаган балага күрсәтелгән. Болар - социаль ярдәмгә мохтаҗ булган 24 гаиләдә тәрбияләнә торган балалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International