Яр Чаллының "Доверие" үзәге социаль хезмәткәрләре Хач ману бәйрәме алдыннан Автозавод районындагы карамактагы гражданнарына өй эшләрендә ярдәм күрсәткәннәр. Кер юу, үтүкләү, фәрдәләр элү, изге су алып кайту - болар барысы да хәйрия нигезендә башкарылган. Аннан тыш, шәһәр приходы тарафыннан да Автозавод районының иң мохтаҗ гражданнарына азык-төлек җыелмалары бүләк ителгән.
Гражданнар күрсәтелгән ярдәм өчен социаль хезмәткәрләргә зур рәхмәт белдергән.