Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы балалар кызыклы викторинада катнашканнар

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Әдәбият елы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре "Луч" яшүсмерләр клубы эшчәнлеге кысаларында "Әкиятләр аланы" дигән викторина уздырганнар. Биредә 6-11 яшьлек 16 бала катнашкан. Максаты: балаларның әкиятләр турында белемнәрен ныгыту, төрле халыкларның әкиятләренә карата мәхәббәт уятудан гыйбарәт булган.
Викторина ахырында балалар әкиятләр безнең тормышыбызны бизи, китапларны ешрак укырга дигән уртак фикергә килгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International