ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры "Казань- Звезда" телеканалында тапшыруда катнашачак

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
18 нче гыйнвар көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова  "Казань- Звезда" телеканалындагы "Республика. Атна нәтиҗәләре" тапшыруында катнашачак. Төп темалар арасында: 2015 нче елда гражданнар нинди социаль яклау чараларына өмет итә алалар, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә нәрсә үзгәрде дигән сораулар бар.
2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан социаль-хезмәт өлкәсендә кергән үзгәрешләр турында 18 гыйнвар көнне "Республика. Атна нәтиҗәләре" тапшыруын карап белергә мөмкин булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International