Президент Рөстәм Миңнеханов IV Гайдар форумында хезмәт базарындагы хәлгә бәя бирде

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Татарстан Президенты  IV Гайдар форумында катнашты. Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов  республикада хезмәт базарындагы хәлгә бәя бирде һәм үзенең киләчәккә булган борчулары белән бүлеште.
Президент сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстандагы эшсезлек дәрәҗәсе курку уята  торган тенденцияләрнең берсе булып тора. Әле күптән түгел генә  ул бик түбән дәрәҗәдә иде - 14 мең эшсез кеше бар иде, әмма гыйнварда инде эшсезләр саны 15 меңгә күтәрелде. "Ел әле башлана гына. Үсешкә тенденция бар, һәм ул дәвам итәчәк," - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, илнең тәҗрибәсе бар, 2008 нче елгы  кризисы вакытында да карарлар бик тиз кабул ителде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International