Эльмира Зарипова "Татарстан- яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә интервью бирде

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан- яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Үзенең чыгышында министр хезмәт базарындагы хәл турында сөйләде, дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте өчен актуаль булган сораулар белән бүлеште. Аннан тыш, Эльмира Зарипова мәшгульлек өлкәсендә булган кризис күренешләренә  бәя бирде.  Аның сүзләренчә, 2015 нче елда  халыкның аерым  категорияләренең сатып алу мөмкинлеген саклап алу һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү иң мөһим бурычларның берсе булачак.
Интервью бүген телеканалның хәбәрләр программасында 18.30 һәм 20.00дә трансляцияләнгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International