Министрлыкта «соры» хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләре турында фикер алыштылар

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр, башка министрлык, ведомство вәкилләре  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре  катнашты.
Көн кадагындагы мәсьәләрнең берсе РФ Хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодецның рәсми булмаган мәшгульлекне киметү турында бурычын үтәү кысаларында узды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә исә кабаттан халыктан формаль булмаган эш мөнәсәбәтләре, минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләү, хезмәт хакын конвертта бирү очраклары турында хәбәр итү өчен  “кайнар линия” телефоннарын эшләтеп җибәрү, рәсми рәвештә эшләми торган хезмәткәрләр, эш бирүчеләр турында хәбәр итү  бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International