ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Алабугада Социаль Менеджмент гамәли Академиясе социаль проекты сессиясе булып узды. Биредә Кукмара, Яр Чаллы, Сарман һәм Алабугадан волонтерлар катнашты.
Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "2011-2015 нче елларга Татарстан халкын наркотиклаштыруны кисәтү" программасы кысаларында социаль педагоглар төркемле чаралар уздыралар. 
Шушы көннәрдә Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютына балалар китапханәсе хезмәткәрләре  кунакка килгәннәр. Алар китаплар турында таныштыру лекторийлары уздырганнар.
Бүген Лаешның "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  шәһәр һәм районның иҗтимагый оешмалары рәисләре белән очрашу узган.
Мисал өчен, кварталга бер тапкыр "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан затларны кабаттан социализацияләү" программасы кысаларында уртак чаралар уздырылган.
Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәһәрдәге эшсезлек арту мәсьәләсе буенча пресс-коференция узды.

25
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
"Күләгәдә", рәсми булмаган формада эшләүче россиялеләргә кредит һәм башка төр социаль хезмәтләр алу проблемалы булачак. Әмма законны саклаган һәм легаль эш табарга теләгәннәргә дәүләт акчалата да, вакансияләр белән дә ярдәм итәчәк. Бу хакта "Россия газетасына" РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сөйләде.
Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы "Чародейка" клубында "Бактерияләрнең бай, кызыклы дөньясы" дигән чара уздырган. 

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция  хезмәте, Проуратура органнары вәкилләре дә катнашты.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  хезмәткәрләрнең эштән китүен, оешмалардан азат ителүен атна саен күзәтеп тора. Мониторинг РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2014 нче елның 30 нчы декабреннән 1207 нче әмере нигезендә башкарыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International