РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт базарын ныгыту чаралары әзерләгән

2015 елның 25 гыйнвары, якшәмбе
"Күләгәдә", рәсми булмаган формада эшләүче россиялеләргә кредит һәм башка төр социаль хезмәтләр алу проблемалы булачак. Әмма законны саклаган һәм легаль эш табарга теләгәннәргә дәүләт акчалата да, вакансияләр белән дә ярдәм итәчәк. Бу хакта "Россия газетасына" РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сөйләде:
"Әлегә Россиянең хезмәт базарында ситуация нормаль: көчле тибрәнешләр юк. Әмма без инде мониторингны көчлерәк режимда - атна саен алып бара башладык. 2008 нче елгы кризиз вакытында кебек. Шунысы ачык: үзгәрешләр булачак. Ким дигәндә ике фактор - доллар һәм евро курсы, Үзәк банкның югары ставкасына бәйле рәвештә пердприятиеләр  моннан берничә ай элек булган хәлгә караганда башка ситуациядә торалар.
Эшсезлекнең күпмегә үсәчәген прогнозлау кыен. Әмма без  хезмәт базарын ныгыту чараларын әзерләдек. Бу - эшеннән азат ителгәннәрне һөнәри укыту, иҗтмагый эшләр, стажировкалар".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International