Бүген министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре белән бергә ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФнең ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды, ТР буенча федераль миграция хезмәте, Проуратура органнары вәкилләре дә катнашты.
Көн кадагында “РФ Хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодецның формаль булмаган мәшгульлекне киметү һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре керүне арттыру турында” дигән сорау торды.
Видеоконференция нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрдә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләргә 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан РФ административ хокук бозулар Кодексына хезмәт законнарын бозган өчен кергән үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерү бурычы куелды.
Шулай ук җирле комиссияләр эше кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә кабаттан халыктан формаль булмаган эш мөнәсәбәтләре, минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләү, хезмәт хакын конвертта бирү очраклары турында хәбәр итү бурычы куелды. Махсус “кайнар линия” телефоннарын эшләтеп җибәрергә, аларга чылтыраткан гражданнарның сорауларын күзәтчелек астына алырга, рәсми рәвештә эшләми торган хезмәткәрләр, эш бирүчеләр турында мәгълүмат тупларга кушылды.