Түбән Каманың "Веста" үзәгендә наркотикларга каршы чара узды

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "2011-2015 нче елларга Татарстан халкын наркотиклаштыруны кисәтү" программасы кысаларында социаль педагоглар төркемле чаралар уздыралар. Шушы көннәрдә 9 нчы микрорайонда урнашкан "Олимпия" клубында социаль педагог А.Хөснетдинова "Никотин - синең дошманың" дигән чара уздырды. Әңгәмә барышында балалар  тәмәке тартучы кешеләргә карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтен белдерделәр. Тәмәке һәм спайсның сәламәтлеккә китергән зыяны турында сөйләштеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International