Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютындагы балалар янына килгәннәр

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютына балалар китапханәсе хезмәткәрләре  кунакка килгән. Алар китаплар турында таныштыру лекторийлары уздырганнар. Шулай ук балаларга  "Портфельле илгә сәяхәт" дигән видеопрезентация дә үткәргәннәр. Кызыклы итеп ясалган бу презентация балаларга яңа белемнәр тупларга мөмкинлек биргән.
Мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары виртуаль тарихи ил буенча сәяхәт иткәннәр. Өлкән звено тәрбиячеләре актив рәвештә фикер алышуга кушылганнар һәм бирелгән сорауларга җавап биргәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International