Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры шәһәрнең хезмәт базарындагы хәл турында сөйләде

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәһәрдәге эшсезлек арту мәсьәләсе буенча пресс-коференция узды. "Алда ни буласын әйтә алмыйм, әмма якын арада без эшсезлек дәрәҗәсе артуны көтәбез, - дип хәбәр итте үзәк директоры. - Без предприятиеләрдәге хәлне өйрәндек - 2014 нче ел ахырында һәм 2015 нче ел башында без аларга персоналны кыскартырга җыенасызмы дип хат юллаган идек. Анализ күрсәткәнчә, бу проблема  бик авыр булмаячак.
Татьяна Быданова  белгергәнчә, хәзерге вакытта халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2012 кеше эшсез сыйфатында учетта тора. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,82% тәшкил итә. 2544 вакансия бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International