Алабуга интернат-йортында инвалид балалар белән эшләүгә багышланган чара узган

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Алабугада Социаль Менеджмент гамәли Академиясе социаль проекты сессиясе булып узды. Биредә Кукмара, Яр Чаллы, Сарман һәм Алабугадан волонтерлар катнашты.
Сессия мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, аларны патронажга алу темасына багышланган иде. Укулар Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта узды. Волонтерлар белән бу көнне интернатның "Алтын яшь" доброволец клубы әгъзалары да эшләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International