ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү"  республика программасы кысаларында  Түбән Каманың "Веста" үзәгендә  социаль педагоглар "Шундый һөнәр бар..." дигән чара уздырганнар.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан Бөгелмә электр насослары заводыннан эштән китүчеләр белән очрашу оештырылган. Әңгәмә барышында заводтан китүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры эштән азат итү процедурасы, штат кыскару турында сөйләгән.  
Бүген Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында "Динамо"  спорт клубы белән берлектә сәламәтлек көне узган. Бәйрәм тантаналы тезелү һәм "Динамо" клубы рәисе урынбасарының чыгышыннан башланып киткән.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен  "Мозаика" гаилә клубы эшли башлаган. Әлеге клубны булдыруның максаты мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү вакытында ата-аналарга ярдәм кулы сузу, тәрбия һәм үсеш мәсьәләләрендә булышудан гыйбарәт. 
Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында киңәшмә булып узды.  Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре  катнашты.
Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен  һөнәри юнәлеш бирү буенча "Һөнәрләр дөньясы" дигән файдалы дәрес үткәрелгән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. 

ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 24 нче февральдән 27 сенә  чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 2 авыр, 2 үлем белән тәмамланган һәм 2 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәр паркында бозлы шугалакта массакүләм мәдәни, хәйрия чарасы уздырылган.
Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы тарафыннан берничә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылган.
Балтачның "Наз" комплекслы үзәгендә инвалид балаларны җәмгыятьтә адаптацияләүгә юнәлдерелгән яңа түгәрәкләр эшли башлаган. "Ышаныч" дигән түгәрәк эше яшь инвалидлар белән эшләүгә, мастер-класслар уздыру, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International