Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан Бөгелмә электр насослары заводыннан эштән китүчеләр белән очрашу оештырылган. Әңгәмә барышында заводтан китүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры эштән азат итү процедурасы, штат кыскару турында сөйләгән. Шулай ук Эльвера Резванова Бөгелмәнең хезмәт базарындагы хәл, эшсезлек буенча пособие күләме, аны түләү сроклары һәм периоды хакында, туры килерлек эш эзләүдә ярдәм итү, һөнәри әзерлек, квалификация күтәрү, шулай ук башка төр дәүләт хезмәтләре турында сөйләгән.
Очрашу барышында хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тәфсилле җаваплар алганнар.
Консультация тәмалангач, ике як та мондый очрашуны тагын бер тапкыр уздырырга кирәк дигән уртак карарга килгән.