ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 24 нче февральдән 27 сенә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 2 авыр, 2 үлем белән тәмамланган һәм 2 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары Әлмәтнең "Бурение", "Яр Чаллының "Стронг" җәмгыятьләрендә теркәлгән.
Авыр бәхетсезлек очраклары Лениногорскиның 12 нче балалар бакчасында, Яр Чаллының "ТЭМ-ПО" торба заводында булган.
Төркемле бәхетсезлек очраклары исә Яр Чаллыда урнашкан "КАМАтранссервис" җәмгыятендә һәм Казанның Совет районындагы "Шәһәр күперләре" МУПдә теркәлгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.