Түбән Каманың "Балкыш" приютында сәламәтлек көне узган

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Бүген Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында "Динамо"  спорт клубы белән берлектә сәламәтлек көне узган. Бәйрәм тантаналы тезелү һәм "Динамо" клубы рәисе урынбасарының чыгышыннан башланып киткән.
Спорт бәйрәме программасында  чаңгыда, тюбингларда шуу, саф һавада хәрәкәтле уеннар, кыздырылган сосискалар һәм кайнар чәй булган.
Өлкәнрәк балалар 3 километрда чаңгыда йөрсәләр, кечерәкләр 1 кмны ураганнар.
Бу бәйрәм балаларга бик ошаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International