ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Казанның "Корстон" үзәгендә "Мәгариф һәркемгә" дигән социаль хәйрия программасына кабул итү тантанасы узган. Бу программа "ДетскиеДомики" балаларга ярдәм фонды һәм "Самсунг Электроникс" компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла.
Минзәләнең "Тургай" социаль приютында "Тургай волонтеры" программасы кысаларында "Кышкы мәрхәмәт атнасы" дигән хәйрия акциясе узган. Максаты ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннарына ярдәм кулу сузудан гыйбарәт. 
Татарстан Республикасының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә  16623 эшсез граждан эшсезлек буенча учетта тора.
Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы тапкыр эш бирүчеләр белән киңәшмә үткәргәннәр.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре тарафыннан "Гаиләдә ир кешенең роле" дигән темага семинар уздырылган. Ул "Аталар союзы" белән бергә оештырылган.  Бу көнне "Мин әтиемне яратам" дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе дә үткән.
Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре үзәк карамагындагы гражданнар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан открытка ясау буенча мастер-класс уздырганнар.
Тукай районы "Шәфкать" комплекслы  үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга  өнди торган чара узган. Ул "Сәламәт буласың килсә, спорт белән дуслаш" дип аталган.
Яңа Чишмә районында  "Җиңү салюты" дигән районкүләм  фестиваль бара.
Бүген Чирмешән районы "Доброе сердце" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Булачак Ватанны саклаучылар" дигән викторина уздырылган.
Мамадышның "Надежда" приютында сәламәтлек көне узган. Көннең беренче яртысында өлкән төркем балалары өчен Айрат Галиев һәм Ирина Белоусова җитәкчелегендә  чаңгы ярышлары үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International