Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы балаларга Туган илне саклаучылар турында сөйләделәр

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү"  республика программасы кысаларында  Түбән Каманың "Веста" үзәгендә  социаль педагоглар "Шундый һөнәр бар..." дигән чара уздырганнар.  Биредә ведомствоара патронажда торучы гаиләләрдән 18 бала, шулай ук Әфган сугышында катнашкан Илһам Җаббаров һәм Валерий Котенков катнашкан.
Бу көнне балалар белән конкурс, ярышлар оештырылган, әңгәмәләр корылган.
Чара бик күңелле һәм файдалы узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International