Минзәлә комплекслы үзәгендә "Мозаика" гаилә клубы эшли башлаган

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен  "Мозаика" гаилә клубы эшли башлаган. Әлеге клубны булдыруның максаты мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү вакытында ата-аналарга ярдәм кулы сузу, тәрбия һәм үсеш мәсьәләләрендә булышудан гыйбарәт.  Ата-аналар өчен чаралар  айга бер тапкыр махсус җиһазланган бүлмәдә үткәрелә. Озынлыгы: 40-60 минут.
Әлеге файдалы ялның нәтиҗәсе  дәвамлы булырга тиеш, ди белгечләр. Уртак эшчәнлек ата-аналарга үзрәренә булган ышанычны ныгытырга, балалары белән аралашуны арттырырга, уңай үзгәрешләр өчен көч табарга ярдәм итәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International