Балтачның "Наз" үзәгендә инвалид балаларны җәмгыятьтә адаптацияләүгә юнәлдерелгән түгәрәкләр оештыралар

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Балтачның "Наз" комплекслы үзәгендә инвалид балаларны җәмгыятьтә адаптацияләүгә юнәлдерелгән яңа түгәрәкләр эшли башлаган. "Ышаныч" дигән түгәрәк эше яшь инвалидлар белән эшләүгә, мастер-класслар уздыру, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдән гыйбарәт.
"Развивайка" түгәрәге исә 5-7 яшьлек балаларга исәпләнгән. Алар белән эшне психолог һәм социаль педагоглар алып бара. Балалар белән тренинг, уеннар, шахмат уеннары үткәрелә. Алга таба исә тәҗрибәле шахматчылар белән мастер-класслар оештыру да күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International