ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе
Яшел Үзәннең "Родник" үзәгендә "Минем кадерле әнием" дигән  бәйрәм чарасы узган. Бәйрәм кунаклары үзләре адресына матур, җылы котлаулар ишетә алганнар.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Солнышко" үзәге хезмәт буенча инструкторы биредә тернәкләнү узучы  балалар һәм яшүсмерләр өчен ачык дәрес уздырды. Бу дәрес барышында балалар әниләренә сәйләннән чәчәкләр ясадылар.
Шушы көннәрдә Буа районында "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узган.  40 ветеран район Мәдәният сараена чакырылган.  Бәйрәм өстәле артында  сугыш җырлары астына сугышчы-фронтовиклар  бер-берсе белән хатирәләр уртаклашканнар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 2 нче марттан 6 нчы мартка чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 4 авыр, 2 үлем белән тәмамланган  һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Worldskills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартлига  һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын  2019 нчы елда Казанда уздыру турында гарантия хаты юллады. 
Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Марков Казанда узган тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" дигән юбилей медале кабул итеп алган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Җиңү" акциясе уңаеннан уздырылган телемарафонда катнашты.

6
март, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның  күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
Шушы көннәрдә Яр Чаллыда шәһәрнең  инвалидлар җәмгыятенең чираттагы утырышы узган. Күмәк эш кысаларында  утырышта Яр Чаллы "Доверие" үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе мөдире дә катнашкан.
Февральдә билгеләп үтелә торган мәрхәмәтлелек көнендә Яшел Үзәннең "Гнездышко" приютына "Яшел патруль" дигән  доброволецлар берләшмәсеннән волонтерлар килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International