Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне - эшләми торган бәйрәм көн булачак.
2015 нче елда 8 нче март - эшләми торган бәйрәм көн якшәмбегә туры килә. Бу очракта РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә ял һәм эшсез бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Шулай итеп, 8 нче март - якшәмбе ялы 9 март - дүшәмбегә күчерелә.